Управление
культуры
г.Казани
+7 (843) 524 85 86 Информация dk_zales@mail.ru почта vk.com/zalesny_kazan Страничка
Культурный центр Залесный
Личностное развитие, культурный досуг
Казань

В газете "Шәһри Казан" опубликована статья на татарском языке о руководителе творческой мастерской ДПИ "Мозаика" Культурного центра "Залесный" Раиде Фагимовне Ильиной.

21.06.2016

Халык һөнәрчеләре палатасы әгъзасы Райдә Ильина берәр күргәзмәдә катнашса, бар халык аның тирәсендә бөтерелә. Кулдан ясалган чүпрәк курчаклары турында ул шулкадәр тәмләп сөйли, «лекция» тәмамлангач, һәр кеше кул эшләнмәләренә гашыйк булып, өенә алып кайтып китә. Шуңа да аның курчак­ларына хуҗа тиз табыла.

Халык һөнәрчеләре палатасы әгъзасы Райдә Ильина берәр күргәзмәдә катнашса, бар халык аның тирәсендә бөтерелә. Кулдан ясалган чүпрәк курчаклары турында ул шулкадәр тәмләп сөйли, «лекция» тәмамлангач, һәр кеше кул эшләнмәләренә гашыйк булып, өенә алып кайтып китә. Шуңа да аның курчак­ларына хуҗа тиз табыла.

– Кеше түгел, курчак үзе сине сайлый. Кайва­кыт кызлар, кайсы курчакны алыйм икән, дип сорый, ләкин мин беркайчан да андый киңәш бирмим. Курчак бер караштан кеше күңеленә ятарга тиеш. Бары шул очракта гына ул синеке була, – ди оста.

Райдә ханым мәдәният өлкәсендә инде 23 ел эшли. 2011 елдан Урман аръягы бистәсе мәдәният үзәгендә балалар өчен «Мозаика» иҗат остаханәсе ачып җибәрә. Ике ел элек чүпрәк курчаклар ясый башлый. Инде үзләрендә 2014 елда бөтен республика курчак осталарын җыеп, зур «Халык курчаклары» фестивален дә оештырырга өлгерә. Райдә ханым җитәкчелегендә эшләгән балалар бүген – бик күп республика, халыкара иҗат бәйгеләре җиңүчесе.

 Курчаклары кибет киш­тәләрендә сатыла торганнардан шактый үзгә – аларның йөзләре юк. Фигуралары да «барби»ларныкы кебек 90-60-90 параметрларына туры килми. Уенчыкларны да күбрәк балалар түгел, олы кызлар үз итә икән.

– Курчакларның йөзен беркайчан да ясамыйм: ул бернәрсә дә күрергә, ишетергә, беркемгә бер әйбер  сөйләмәскә тиеш. Элек-­электән йөзле уенчыкларга җен ияләшә дигәннәр, – ди ул.
Һәр курчакның үз максаты була. Хатын-кызлар күбрәк, кияүгә чыгу теләге белән, бәхет өчен, байлык китерә торган курчакларны ала икән. «Бәхеткә» дигән курчак үзе кечкенә булса да, калын киндер толымнары белән җәлеп итеп тора. Хатын-кызның иң зур байлыгы – чәчләре икәне беркемгә дә сер түгел, ул – матурлык, саулык көзгесе. «Бәхеткә» дигән курчакларының да шуңа толымнарын кисәргә ярамый. Зур күкрәкле, кулларында, итәк астына бала яшеренгән курчаклары да бар. Бу – муллык, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш билгесе.

Кайбер курчакларны оста эченә дару үләннәре тутырып ясый. «Кубышка травница» курчагы – шундыйлардан. Аны бала бишегенә яки һава алышынмый торган урыннарга куялар.
– Тумышым белән Тау ягы дип йөртелгән Кайбыч районының Борындык авылыннан мин. Анда дару үләннәре күп. Мәтрүшкәне чалгы белән генә чабабыз, менә шул үләннәрдән курчаклар төрәм. Аларны халык бик күп сорый, чит илгә алып китәләр. Фин, Кытай, Америка татарлары да курчак­ларны бик яратып ала, – ди Райдә ханым.
Чүпрәк курчаклар сак­лый торган, уен өчен һәм йола курчакларына бүленә. Заманында алар уен өчен генә түгел, баланы каты күздән, авырулардан сак­лау өчен дә кулланылган. Кыз балалар шул рәвешле тормыш итәргә, ана булыр­га өйрәнгән. Кыз матур итеп курчак ясарга өйрәнсә, инде кияүгә чыгарга да әзер дигән сүз. Шул курчакны тәрәзә төбенә чыгарып куйганнар, ул «бу кызның кулын сорарга килсәгез була» дигәнне аңлаткан.

Егет «чакыра» торган курчаклар хәзер дә популяр. Хатын-кыз гаиләдә «муен» саналганга, андый курчак­ларның муены озын итеп ясала икән. Муенга, һәрберсенә теләк әйтеп, җиде яка киертелгән.
– Миннән курчак алган кызлар, чыннан да, бер ел эчендә кияүгә чыгып бетә. Соңыннан никах һәм туй фотоларын җибәрәләр. Алар өчен бик шатланам, – ди оста.
Курчакларны ясауның үз кагыйдәләре дә бар әле. Чүпрәк курчаклар киселергә, инә белән тишелергә тиеш түгел, бу курчакларны текмиләр, ә төрәләр.

– Курчакны сәгать теле, кояш әйләнеше буенча әйләндереп ясарга кирәк. Һәрберсенә төрлечә вакыт китә (15 минуттан 2-3 сәгатькә кадәр). Аны бер утыруда ясап бетерү шарт. Эш беткәч, җепне төенләп куям, һәр төенгә берәр теләк әйтәм. Курчакларны бары ай үскәндә генә ясарга ярый, өйдә ир заты булмавы да мөһим. Элек өйдә кечкенә малай булса да, аның янында курчак ясамаганнар. Кәеф начар булганда да курчаклар килеп чыкмый, – ди Райдә ханым.

Оста, рус халкында гына түгел, элек татарларда да мондый курчаклар булган, ди.
– Төрле чараларда ак яулыклы әбиләр килеп: «Без кечкенә вакытта шундый курчаклар белән уйный идек», – дип әйтәләр. Себер татарларында курчак ясау гадәте әле дә сакланган. Удмурт, мари, чуваш халкында да мондый курчаклар бар. Татарларның үз курчагы булуы турында Марсель Әхмәтҗанов, Флёра Баязитова язмаларында да очратып була, – ди Райдә Ильина.

Читайте также